Татарстанда каршы як полосада хокук бозучылар буенча рейдлар үтәчәк
Куркынычсыз хәрәкәт

Татарстанда каршы як полосада хокук бозучылар буенча рейдлар үтәчәк

Контрольне көчәйтү өчен сәбәп 2025 елның хәвефле статистикасы булды

17-31 гыйнвар көннәрендә Татарстан юлларында «Встречная полоса» махсус профилактика чарасы узачак. Аның максаты – каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле аварияләрне булдырмау.

Контрольне көчәйтү өчен сәбәп 2025 елның хәвефле статистикасы булды: мондый хокук бозу аркасында кылынган 54 юл-транспорт һәлакәте 28 кешенең гомерен өзде, тагын 92се җәрәхәтләр алды. Мондый һәр очрак – һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен фаҗига.

Дәүләт автоинспекциясе бу хокук бозу өчен кырыс санкцияләр турында искә төшерә:

  • Беренче хокук бозган өчен – 5 000 сум штраф яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 4 айдан 6 айга кадәр мәхрүм итү.
  • Кабат бозган өчен – 1 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.