Очрашу барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр һәм машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар

Питрәч районында "Татавтодор" АҖ филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш техникасы машинистларының һөнәри осталыгын арттыру максатыннан очрашу узды.

Очрашуны Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Роман Закалов үткәрде.