“Тоннель” кабат Питрәчнең хокук бозучыларын ачыклады
Куркынычсыз хәрәкәт

“Тоннель” кабат Питрәчнең хокук бозучыларын ачыклады

Бүген "Тоннель" оператив-профилактик операциясе барышында Казан-Шәмәрдән автоюлында шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуының 10 очрагы ачыкланды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм участок уполномоченныйлары транспорттагы баларга игътибар бирде, чөнки бу көннәрдә "Игътибар - балалар!" оператив-профилактик чаралар үтә. Операция барышында балаларны махсус җайланмалардан башка йөртүнең ике очрагы ачыкланды, шулай ук штраф түләмәү, страховкасыз, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү очраклары билгеле булды.