Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар артты

Документ рәсми хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафларны 200 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны раслады.

Законның яңа редакциясендә хокук бозу өчен җаваплылык барлык категория затлар өчен дә кырысландырылган. Физик затлар хәзер 3 мең сум урынына 5 мең сум, вазифаи затлар 25 мең сум урынына 50 мең сум, ә юридик затлар 100 мең сум урынына 200 мең сум түләячәк.

Шул ук вакытта юридик зат буларак теркәлмичә генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнар административ җаваплылыкка барыбер юридик зат буларак тартылачак. Шулай ук үзмәшгуль такси йөртүчеләр дә вазифаи затлар буларак штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД