Ике питрәчле машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калды
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән ике питрәчле 12.8 статьясының 1 часте буенча гаепле дип табылды.
17 мартта 17:10 сәгатьтә Яңа Шигали авылы урамнарының берсендә Гафурянов Р.Р. исерек хәлдә автомобиль йөрткән, ә Земсков В.В. 21 мартта 18:04 сәгатьтә Питрәч авылында тоткарланган.
Аларга 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа