Исерек килеш машина йөрткән питрәчлене хөкем иттеләр
Куркынычсыз хәрәкәт

Исерек килеш машина йөрткән питрәчлене хөкем иттеләр

Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте

Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән Питрәч районында яшәүче 12.8 статьясының 1 часте буенча гаепле дип табылды.

Ачыкланганча, 2024 елның 26 сентябрендә 23:30 сәгатьтә Яңа Шигали авылының бер урамындагы йорт янында ир-ат исерек хәлдә автомобиль йөрткән. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды.

Аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.


БДД