Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Казан автоинспекторлары тротуардан йөргән машина йөртүче питрәчлене тоткарлаган

Егет гаебен таныган.

Кичә Казанда автоинспекторлар социаль челтәрләрдә бер машина йөртүче Оренбург тракты урамында тротуар буйлап барган видеоязмага тап булган.

Кич белән, 4 июньдә, шул ук машина Җиңү проспектындагы йортларның берсе каршында автобус полосасыннан хәрәкәт иткән.

Автоинспекторлар KIA автомобиле руле артында Питрәч районында яшәүче 21 яшьлек ир-егет булуын ачыклаган. Егет гаебен таныган.

Аңа карата машина белән куркыныч идарә иткән, тротуардан һәм автобус полосасыннан йөргән, ОСАГО полисы булмаган өчен административ материаллар төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД