Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

«Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурсы җиңүчесе билгеле булды

Катнашучылар биш этапта үз белемнәрен күрсәттеләр

Питрәчтә икенче мәктәп базасында яшь юл инспекторлары отрядларының “Куркы-
нычсыз тәгәрмәч” республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста районның 12 мәктәбеннән командалар катнашты. Алар биш конкурс  станциясен узды, юл хәрәкәте кагыйдәләре, тормыш иминлеге нигезләре, беренче ме-
дицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынадылар. Велосипедта фигуралы йөрү 
осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук командалар иҗади конкурста да катнашты. 

- “Куркынычсыз тәгәрмәч” балаларга юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Велосипед белән ничек дөрес идарә итәргә, юлда куркыныч хәлдә зыян күрүчегә ничек беренче медицина ярдәме күрсәтергә, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча нинди мәгълүмат белергә – сәламәтлегеңне һәм гомереңне саклап калу өчен боларның барысын да белергә кирәк, – дип 
билгеләп үтте юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилак-
тика бүлеге башлыгы Лилия 
Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса