Машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итү очраклары турында
Тиешле карарны суд приставы түләтүченең гаризасы буенча яисә үз инициативасы буенча чыгарырга мөмкин.
Татарстанлыларның аерым категорияләренә транспорт чарасы белән идарә итүне вакытлыча тыярга мөмкиннәр. Тиешле карарны суд приставы түләтүченең гаризасы буенча яисә үз инициативасы буенча чыгарырга мөмкин.
Татарстан кешесе җитди сәбәпсез алиментны, башка кешенең сәламәтлегенә китерелгән зыянны, туендыручының үлеме белән бәйле зыянны тиешле срокта түләмәгән, мөлкәткә килгән зыянны компенсацияләү һәм мораль зыянны компенсацияләү таләпләрен үтәмәгән, балаларны тәрбияләү белән бәйле милек белән бәйле булмаган бәхәсләрне хәл итүдән баш тарткан, административ штрафларны түләмәгән очракта транспорт чарасы белән идарә итүгә вакытлыча чикләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа