Питрәч автоинспекторлары исерек килеш автомобиль урлаучыны тоткарлаган
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч автоинспекторлары исерек килеш автомобиль урлаучыны тоткарлаган

“Перехват” планы игълан ителә

10 декабрьдә 19:25 сәгатьтә Казан шәһәренең Копылов урамында автомобиль урлануы турында хәбәр килә.

– Зыян күрүче, машинасын кабызган килеш калдырып, кибеткә кереп китүе турында әйтә, – дип аңлатма бирде бу хәл турында безнең район буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов.

“Перехват” планы игълан ителә: автомобильне видеокүзәтү камералары буенча карыйлар, ул Яңа Шигали авылы янындагы камерага эләгә. Питрәч автоинспекторлары җинаятьчене Питрәч авылына кергәндә тоткарлый. Машина йөртүче хәлне аңлата алмый, исерек хәлдә була.


БДД