Питрәч автоинспекторлары рейд барышында 10 хокук бозу очрагы ачыклаган
Бер машина йөртүче исерек килеш тотылган

Фото: Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге
«Казан-Шәмәрдән» автоюлының 26 нчы чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Тоннель» профилактик рейды үткәрделәр. Чара барышында 10 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.
Рейд барышында исерек хәлдә машина белән идарә иткән бер кеше тотылган. Аның транспорт чарасын тартып алынды һәм махсуслаштырылган стоянкага тапшырылды. Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелде.
Профилактик чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга һәм республика юлларында иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia