Питрәч авылының ике урамында асфальт алмаштыру эшләре башланды
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч авылының ике урамында асфальт алмаштыру эшләре башланды

Шуңа бәйле рәвештә юлны чикләү мөмкин.

Фото: район матбугат хезмәте

Питрәч авылында юл челтәрен төзекләндерү буенча эшләр башланды. Юл хезмәтләре Советcrfz урамыннан Cолнечная урамына кадәрге участокта асфальт-бетон өслекне тулысынча алмаштырырга кереште.

Эшләр башкарылуга бәйле рәвештә юлны чикләү мөмкинлеге бар. Авыл халкын һәм кунакларны вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар.