Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч компанияләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән

Исемлеккә ике оешма кергән

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе хокук бозучылар исемлеген төзеде. 2026 елның гыйнвар һәм февраль нәтиҗәләре буенча аңа Питрәч районында теркәлгән ике оешма кергән. Болар – «Агроторгсервис» ҖЧҖ – ике айда 24 очрак, «СЛС Технология» ҖЧҖ – 14 очрак.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең руль артындагы дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра. Һәрбер хокук бозу авариягә сәбәп булырга мөмкин, шуңа күрә контрольне көчәйтергә
һәм машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса