Питрәч компанияләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләкте
Исемлеккә биш оешма кергән
Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе хокук бозучылар исемлеген төзеде. 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча аңа Питрәч районында теркәлгән биш оешма кергән.
Антилидерлар:
-
ООО «Агроторгсервис» — өч айга 49 очрак;
-
ООО «СХП Кощаковский» — 28;
-
ООО «СЛС Технология» — 18;
-
ООО «СК Панорама» — 17;
-
ООО «Тамле» —.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең руль артындагы дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра. Һәрбер хокук бозу авариягә сәбәп булырга мөмкин, шуңа күрә контрольне көчәйтергә һәм машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia