Ярышларда өч команда катнашты
Питрәч районында укучылар арасында яшь шоферлар арасында конкурс узды. Ярышларда өчәр кешедән торган өч команда катнашты.
Беренче урынны Кощак авылы командасы алды. Икенче һәм өченче урыннарда – Питрәч беренче мәктәбе командалары. Барлык катнашучылар да призлар, кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Конкурс ике этаптан торды: компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү һәм автомобиль йөртү.