Алар 45әр мең сум штраф та түләячәк
Питрәч районы җәмәгать суды дүрт машина йөртүчегә исерек хәлдә машина йөрткән өчен җәза бирде.
Суд карарларыннан күренгәнчә, дүртесе дә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 2026 елның мартыннан апреленә кадәр туктатылган. Аларның өчесе Көек авылында, тагын берсе — М-7 «Волга» трассасындаисерек килеш автомобиль йөрткән.
Хокук бозучыларның өчесе – Жаков Я.В., Чугунов А.А. һәм Романов А.В. — үз гаепләрен таныды. Хәйруллов Р.Ш. суд утырышына килмәде.
Ир-атларга РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча җәза билгеләнгән: 45 000 сум штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.