Питрәч районында җитди юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыкланды
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында ни өчен аварияләр арту турында фикер алыштылар
Инфраструктураны яңартуга бик зур суммада акчалар тотылуга карамастан, аварияләр саны арту дәвам итә. Утырышта катгый саннар гына түгел, ә конкрет карарлар да яңгырады.
Республика юлларындагы гомуми вәзгыять белән район башлыгы Рәис Сөләйманов таныштырды, ул утырышны алып барды.
– 2025 елның 10 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 275 кеше һәлак булган, бу федераль проектның максатчан күрсәткеченнән артып китә. Безнең районда үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда артмады, – дип сөйләде ул.
11 ай нәтиҗәләре буенча районда 79 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган һәм 98 кеше җәрәхәтләр алган.
Шул ук вакытта юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен бик күп эшләр башкарылган. Быел җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә 998 млн сумга якын акча юнәлдерелгән. Дистәләрчә километр юллар ремонтланган, яңа тротуарлар һәм светофорлар урнаштырылган. Әмма, Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рәмис Аллямовның доклады күрсәткәнчә, бу гына җитәрлек түгел.
Аварияләрне анализлау системалы проблемаларны күрсәтә:
Яктылык булмау. Кайбер җитди, шул исәптән үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре М-7 «Волга» федераль трассасында һәм «КазанШәмәрдән», «Питрәч-Чыты-Янсуар» кебек төбәк юлларында яктыртылмаган участоклар булу белән бәйле. Ике очракта машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан качкан, ләкин оператив чаралар барышында тоткарланган. 6 ноябрьдә М-7 «Волга» автоюлында машина йөртүче, Уфа ягыннан хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң шофер фаҗига булган урынны ташлап киткән, җәяүле урында ук үлгән. 25 августта «Питрәч-ЧытыЯнсуар» автоюлында машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган кешене бәрдергән һәм урыннан качкан. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Әлеге юл участоклары яктыртылмаган.
Машина йөртүчеләрнең арыганлыгы.
М-7дәге соңгы ике юлтранспорт һәлакәте руль артында йоклап киткән машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, бу тавыш полосалары урнаштыру кирәклеген күрсәтә. Аларның берсе 28 ноябрьдә иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә булган. «Богдан» автомобиле йөртүчесе, Уфа ягыннан хәрәкәт иткәндә, руль артында йоклап китә, каршы як полосага чыга һәм барьер киртәсенә бәрелә. Нәтиҗәдә, 2006 елгы машина йөртүче һәм аның 2007 елгы пассажирлары тән җәрәхәтләре ала.
Җәяүлеләр өчен куркыныч участоклар. Ленино-Кокушкино авылында Камалеев урамы проблемалы булып кала, анда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары еш күзәтелә. 24 ноябрьдә анда «Лада 2113» автомобиле йөртүчесе юл кырыеннан хәрәкәт иткән укучыны бәрдергән. Нәтиҗәдә, бала имгәнүләр алган.
– Узган ел, 7 августта, шулай ук Камалеев урамында җәяүлене бәрдерделәр, — дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекция башлыгы Рәмис Аллямов. – «Казан-Шәмәрдән» кебек хәрәкәт кызу булган юлларда җәяүлеләр өчен куркынычсыз зоналар, кичү юллары булмау фаҗигаләргә китерә.
Комиссия, вәзгыятьне төзәтү өчен, җаваплы инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр җибәреп, конкрет карарлар кабул итте:
«Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесенә – М-7 федераль трассасының аварияләр була торган участокларында ясалма яктырту һәм тавыш полосалары урнаштыру таләпләре белән.
«ТРның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт учреждениесенә – төбәк юлларында яктырту, ясалма тигезсезлекләр һәм җәяүлеләр юлы җайланмалары, шулай ук Питрәчтә Казанская урамында юл билгеләрен булдыру турында.
ТР Транспорт министрлыгына «Казан-Шәмәрдән» трассасында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен урнаштыру мәсьәләсен карау турында.
Авыл җирлекләре башлыкларына ашыгыч рәвештә урамнарны яктырту эше йөкләнде. Мондый участоклар аеруча Шигали җирлегендә күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia