Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында велосипедчы малай автомобиль бәргәннән соң җәрәхәтләр алган

Аны республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Б

6 октябрь кичендә Казан-Шәмәрдән автоюлының 21 нче километрында җитди юлтранспорт һәлакәте була. «Джейку» автомобиле йөртүче, Шәмәрдән ягыннан Казанга таба хәрәкәт иткәндә, 12 яшьлек велосипедчыны бәрдерә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 2013 елгы малай велосипедтан төшмичә җәяүлеләр кичүе аша чыккан. Автомобиль йөртүче, 1951 елгы ир-ат, светофорның кызыл сигналына барган. Бәрдерү нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала күпсанлы җәрәхәтләр алган. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, аны республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Бу вакыйга – юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртү. Бу машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә, велосипедчыларга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД