Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районыннан дүрт предприятие юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар рейтингына эләккән

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе дисциплинага зур игътибар бирергә чакыра

ТРның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген тәкъдим итте. Һәм бу антирейтингта Питрәч районыннан да дүрт предприятие бар.

“СЛС ТЕХНОЛОГИЯ” ҖЧҖ зур аерма белән алда бара: бер елда 334 административ хокук бозу. Көн саен диярлек – яңа штраф. Аннан соң “АСТРАНС” ҖЧҖ (175 хокук бозу очрагы), “ВОЛГАИНТРАНС” ҖЧҖ (125) һәм “АГРОТОРГСЕРВИС” ҖЧҖ (117).

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әлеге предприятиеләр җитәкчеләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләрендә хезмәткәрләрнең дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра. Һәр хокук бозу артында – цифрлар гына түгел, ә зыян күрүчеләр белән аварияләр килеп чыгу һәм транспортка зыян килү куркынычы барлыгын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД