Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч суды юл-транспорт һәлакәте өчен каршеринг кулланучыдан 90 мең сумнан артык түләткән

Суд дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.

Питрәч суды каршеринг компаниясенең кулланучыга юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Эш материалларыннан ачыкланганча, 2025 елның февралендә клиент автомобильне арендага алган. Бу чорда ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, нәтиҗәдә машина механик зыян күргән. Ремонт бәясе якынча 92 мең сум тәшкил иткән.

Кулланучы бурычын өлешчә каплаган, әмма калган сумманы түләмәгән. Компания аңа дәгъва юллаган, ләкин ул игътибарсыз калган, шуннан соң дәгъвачы судка мөрәҗәгать иткән.

Суд дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде. Клиенттан зыян суммасы, неустойка һәм дәүләт пошлинасын түләүгә чыгымнар алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД