Питрәч судында машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм иттеләр һәм штрафка тарттылар
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе тәкъдим итте
Исерек килеш машина йөртү юлларда җитди куркыныч тудыручы факторларның берсе булып кала бирә. Питрәч районында мондый фактлар ачыклануын дәвам итә, ә алар буенча материаллар судта карала.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, Р.З.Әхмәтвәлиев Яңа Шигали авылында исерек хәлдә автомобиль йөрткән. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчегә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткәннәр, әмма процедурадан ул баш тарткан.
Медицина тикшерүен узу турындагы законлы таләпне үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. Питрәч районы суды ир-атны гаепле дип таныды һәм аны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итеп, 45 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Шәле-Саескан Тавы автоюлында исере - клек билгеләре булган килеш автомобиль белән идарә иткән И.А.Шәрәфиевка да шундый ук җәза билгеләнгән. Машина йөртүчегә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткәннәр, әмма ул баш тарткан.
Көек авылында исерек килеш машина йөрткән А.А.Аблаизов штрафка тартылган һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителгән. Хокук бозу факты полиция хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән, кирәкле процессуаль гамәлләр башкарылган, шул исәптән исереклек халәтен тикшерү. Өргәч организмында алкоголь булуы расланган.
Машина йөртүче транспорт белән идарә итүдән читләштерелгән, ә транспорт чарасы тоткарланган һәм махсус стоянкага урнаштырылган. Закон нигезендә тоткарланган автомобильне күчерү һәм саклау чыгымнары хокук бозучыга йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia