Питрәч укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәләр
Балаларга юлны ничек дөрес кичәргә, аларны нинди куркыныч көтә, юл билгеләренең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре районның белем бирү учреждениеләрендә даими рәвештә үткәрә торган профилактик чаралар нәкъ менә шундый очракларны кисәтүгә багышланган. Хәзерге вакытта Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе өлкән инспекторы Роман Закалов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт учреждениесе профилактика бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина мәктәпләрдә укучылар һәм педагоглар белән очрашулар үткәрә.

Мондый чараларның максаты – балалар - га куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында искәртү: юлны җәяүлеләр кичүе аша гына үтү, машина юлын кичкәндә велосипедтан төшү, шулай ук үз куркынычсызлыгыңа һәрчак, хәтта өстенлек булганда да, инану.

ЮХИДИ хезмәткәрләре атааналарны шулай ук балалар белән даими рәвештә юлда үзүзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрергә һәм шәхси үрнәкләре белән юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы мөнәсәбәт күрсәтергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia