Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчле исерек килеш автомобиль йөрткән өчен хөкем ителде

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматы буенча

Куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау һәм ЮХИДИ инспекторларының законлы таләпләреннән баш тарту район кешесен гаепләнүчеләр эскәмиясенә китергән.

Питрәч район суды Г.П.Носковка карата административ хокук бозу турындагы эшне караган.

Ул исерек килеш Питрәч авылының Мелиораторов урамындагы 11А йорт янында “Рено Логан” автомобиле белән идарә иткән. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчегә исереклек халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткәннәр, әмма ул законлы таләпне үтәүдән баш тарткан.

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 часте нигезендә, машина йөртүченең медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәве транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итеп, 45 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Г.П.Носков үзе, тиешенчә хәбәр ителсә дә, судка килмәгән. Суд, эш материалларын өйрәнеп, аңа җәза билгели – штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД