Питрәчле полиция хезмәткәләренә һөҗүм итүдә гаепләнә
Ул гаебен тулысынча таныган
Питрәч район суды полиция хезмәткәрләрен мыскыл итүдә гаепле дип табылган ир-атка хөкем карары чыгарды. Аңа 110 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Инцидент быелның июлендә Питрәч авылында булган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек машина йөртүче турындагы хәбәрне тикшерү өчен урамнарның берсенә килгәннәр. Тикшерү барышында исерек хәлдә булган шофер полиция хезмәткәрләрен ачыктан-ачык цензурасыз сүгенү сүзләре белән мыскыл итә башлый, ә аннары инспекторларның берсенә карата физик көч куллана, аны җиргә ега һәм берничә тапкыр суга.
Суд утырышында ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Чыгарылган хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia