Питрәчле штраф түләячәк һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчле штраф түләячәк һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк

Судта ир-ат үз гаебен танымады

Питрәч районы җәмәгать судьясы Яңа Шигали авылында яшәүче 51 яшьлек А.В. Бакинны медицина тикшерүе узудан баш тартуда гаепле дип тапты.

Ачыкланганча, 2025 елның 13 декабрендә 22:14 сәгатьтә ир-ат Богородское авылында исерек килеш KIA Rio автомобиле белән идарә иткән. Соңрак, 14 декабрьдә 00:30да Питрәч авылында ул медицина тикшерүе процедурасыннан баш тарткан.

Судта ир-ат гаебен танымады. Шуңа да карамастан, җәмәгать судьясы дәлилләрне җитәрлек дип тапты һәм питрәчлене транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел һәм 8 айга мәхрүм итеп, 45 мең сум күләмендә штраф билгеләде.


БДД