Питрәчнең биш предприятиесе хокук бозучылар антирейтингында
2026 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча
Машина йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими рәвештә боза торган юридик затлар турында белешмәләрне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе бирде.
2026 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына Питрәч районында теркәлгән берьюлы биш оешма кергән.
Исемлекнең абсолют лидеры “КОЩАКОВСКИЙ” АХП ҖЧҖ булды (76 хокук бозу очрагы). Аннан соң “АГРОТОРГСЕРВИС” ҖЧҖ (68 хокук бозу очрагы), “СЛС ТЕХНОЛОГИЯ” ҖЧҖ (58), “СК ПАНОРАМА” ҖЧҖ (41) һәм “Питрәч ит комбинаты” ҖЧҖ (39) бара.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе әлеге предприятиеләр җитәкчеләрен машина йөртүчеләрнең дисциплинасына контрольне көчәйтергә, даими рәвештә инструктажлар үткәрергә һәм рейсларга тәртипсез хезмәткәрләрне кертмәскә чакыра. Чөнки статистиканың һәр цифры артында – юлларда кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia