Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә 15 яшьлек җәяүлене бәрдерделәр

Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында булды

Автомобиль йөртүче Мишанин урамы ягыннан Кооператоров урамына таба барган. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, ул җәяүлегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек кызны бәрдергән. Сәгать кичке алтыда кызның өенә кайтып барышы була. Зыян күрүченең баш мие селкенгән, уң иңбаш сөяге һәм уң бот сөяге сынган.

– Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында, ләкин юлның яктыртылган өлешендә булды, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов. – Юл өслегенең сыйфаты да тикшерелде, анда күренеп торган зыян һәм кимчелекләр табылмады. Юлның бу участогында “җәяүлеләр кичүе” һәм сәгатенә 40 км “Максималь тизлекне чикләү” билгеләре куелган. Бу урын юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урын булып саналмый. Тикшерү барышында урам-юл челтәрен карап тотуда, юл-транспорт һәлакәтенә китергән җитешсезлекләр ачыкланмады, – дип йомгаклады Рәмис Рәисович.

Ул, машина йөртүченең стажы 20 ел тәшкил итә, соңгы ике елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штрафлар вакытында түләнгән, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД