Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә дүрт машина йөртүчене хокукларыннан мәхрүм иткәннәр

Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте

Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән дүрт машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өч машина йөртүче хөкем ителде. И.Ф. Мозафаров 11 июньдә 11:09 сәгатьтә Званка авылында тоткарлана. Е.С. Чуваровны автоинспекторлар 22 июньдә 01:05 сәгатьтә Питрәч авылында, ә Р.Р. Галимовны 8 июньдә 15:10 сәгатьтә М7 трассасында туктаталар.

Тагын бер хокук бозучы Р.Н. Болгаров 27 апрельдә 03:37 сәгатьтә Яңа Шигали авылы йорты янында медицина тикшерүеннән баш тарта.

Ир-атларны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр һәм 45 мең сум штраф салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД