Питрәчтә ике автоледи машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән ике питрәчле 12.26 статьясының 1 часте буенча гаепле дип табылды.
31 мартта 16:10 сәгатьтә Яңа Шигали авылы урамнарының берсендә Думкина Л.Р. исерек хәлдә автомобиль йөрткән, ә Нәбиуллина А.А. 22 мартта 05:30 сәгатьтә «Казан – Шәмәрдән» юлында тоткарланган.
Аларга 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа