Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә ике ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте

Питрәч районы җәмәгать судьясы РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 часте буенча административ хокук бозулар турында ике эш караган. Ике машина йөртүче дә “Волга” М-7 трассасында медицина тикшерүе узудан баш тарткан һәм бер үк җәза алган.

Беренче фигурант Колай авылыннан 41 яшьлек В.В.Панкратов була. Трассаның 847 нче километрында ул исерек килеш автомобиль белән идарә иткән һәм урында медицина тикшерүеннән баш тарткан. Судта ул гаебен танымаган. Үзенең баш тартуын дулкынлануы һәм өч сәгать суыкта булганга бик каты туңуы белән аңлаткан. Шулай ук ир-ат полиция хезмәткәрләре килгән вакытта автомобиль белән идарә итмәвен белдергән. Суд бу дәлилләрне нигезсез дип саный, аларны җаваплылыктан качу теләге дип бәяли.

Икенче хокук бозучы Яр Чаллыдан 23 яшьлек Н.В.Ларичев-Богородский була. Шул ук трассаның 858 нче километрында ул исерек килеш автомобиль белән идарә иткән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Ир-ат судка килмәгән. Эшне ансыз караганнар. Гаебе беркетмәләр, видеоязма һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәре рапорты белән расланган.

Ике машина йөртүчене дә суд гаепле дип тапкан. Һәркайсына 45 000 сум штраф һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД