Питрәчтә ике шофер исерек килеш машина йөрткән өчен хокукларыннан мәхрүм ителде
Хокук бозучыларның икесенә дә 45 мең сум штраф салынды
Питрәч районы җәмәгать суды исерек килеш транспорт белән идарә итүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы ике эшне карады.
Беренче очракта районда яшәүче Гомәров М.Р. исерек хәлдә машина йөрткән. Тикшерү рөхсәт ителгән норманың артуын күрсәтте. Суд аңа РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча җәза билгеләде.
Икенче очракта Казанда яшәүче Фәттахов А.Г. медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд аны РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип тапты.
Хокук бозучыларның икесенә дә 45 мең сум штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia