Питрәчтә исерек килеш машина йөрткән ике ир-атны хөкем иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән ике ир-ат 12.8 статьясының 1 часте буенча гаепле дип табылды.
Ачыкланганча, 28 апрельдә 17:03 сәгатьтә Никошнов О.Н. «Казан – Шәмәрдән» юлында ир-ат исерек хәлдә автомобиль йөрткән, ә Керимов С.Ю. 27 апрельдә 11:15 сәгатьтә Иске Шигали – Питрәч юлында тоткарланган.
Аларга 45 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа