Питрәчтә юл-транспорт һәлакәтеннән соң квадроциклның 12 яшьлек пассажиры үлгән
Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
12 яшьлек яшүсмер Питрәч районы Кощак авылы янында квадроцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, квадроцикл белән идарә итүче 15 яшьлек кыз, бүлгеч полосадан чыгып китә һәм бер юнәлештә хәрәкәт итүче SKODA автомобиле белән бәрелешә.
Яшүсмер кыз авыр җәрәхәтләр ала, ә аның 12 яшьлек пассажиры үлә.
Автоинспекторлар фаҗига шартларын ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа