Моннан тыш, аңа 45 мең сум штраф салганнар.
Питрәч районы җәмәгать суды Казанда яшәүче Д.В. Блиновка карата карар чыгарды. Ул РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды.
Суд аны 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә штраф билгеләде. Моннан тыш, хокук бозучыга тоткарланган автомобильне йөртү һәм саклау бәясен түләү бурычы йөкләнгән.