Элек аңа вак таш түшәлгән иде.
.jpg)
Район үзәгендә «Мишә» спорт комплексына һәм «Форвард» футбол манежына асфальт юл салалар. Биналар янәшә урнашкан. Элек аңа вак таш түшәлгән иде.
.jpg)
– Юл төзүчеләр өслекне күтәрү, булган вак таш түшәмен көчәйтү һәм асфальт-бетон катламын салу эшләрен башкардылар. Акча муниципаль юл фондыннан бүлеп бирелде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
.jpg)
Эшчеләр шулай ук булачак чүп мәйданчыгына урын ясадылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кысаларында ике ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.