Рәмис Аллямов: «Олыларның җавапсызлыгы балаларны һәлак итә»
Балаларның иминлеге – уртак җаваплылык.
Язгы каникуллар алдыннан без Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов белән сөйләштек, ул көн саен юлларда башкаларның хаталану нәтиҗәләрен күрә. Сөйләшү бик җитди булды.

– Безнең районда беренче кварталда гына да балалар белән өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Гыйнвар, февраль, март – ай саен бер очрак.
– Әйе, һәм бу борчулы сигнал. 3 гыйнварда Шәле-Саескан Тавы трассасында 2012 елгы кыз зыян күрде. Машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл шартларын исәпкә алмаган. Пассажир кыз тән җәрәхәтләре алды.
24 февральдә Көектә “Шевроле Ланос” йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә кызга юл бирмәгән. Баланың башы җәрәхәтләнгән. Җайга салынмаган юл аркылы чыгу урыны – рекомендация түгел, бу юл хәрәкәте кагыйдәләре таләбе. Юл бирмәдең икән, димәк син хокук боздың.
19 март көнне шул ук Көектә билгесез машина йөртүче, артка таба хәрәкәт иткәндә, алты яшьлек малайны бәрдерә. Атаана бала белән Республика балалар клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Неврологик симптомнарсыз алтынчы күкрәк умырткасының ябык компрессион сынуы ачыкланган.
– Пассажир балалар буенча статистика аеруча киеренке: балалар җәрәхәтләнүенә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 55%ында пассажирлар – балалар. Моңа нәрсә китерә?
– Олылар әлегә кадәр балалар креслосын гомерне саклап калу чарасы дип түгел, штрафтан качу ысулы буларак кабул итә. 2026 елның 9 гыйнварыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф артты: машина йөртүчеләргә – 5 мең сум, вазыйфаи затларга – 50 мең сум, юридик затларга – 200 мең сум. Ләкин эш штрафларда түгел. Эш шунда, 50 км/сәг тизлектә барганда бәрелү вакытында 15 кг авырлыктагы бала ярты тоннага якын авырлыктагы снарядка әверелә. Аны кул белән тотып калып булмый. Әлбәттә, ул үзе дә тотынып кала алмый. Без үткәргән чараларда бәрелешкәндә бала манекены белән (әгәр ул эләктерелмәгән булса) нәрсә булганын видео күрсәтәбез. Бу куркыту түгел. Бу физика.
– Җәяүле балалар белән булган хәлләр дә арта. Сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез?
– Балалар машина кую урыннары, агачлар, кар көртләре артыннан йөгереп чыгалар. Алар якынлашып килүче транспортны күрми, машина йөртүчеләр аларны күрми. Бу без еллар буе сөйләгән “юл тозагы”. Тик балага басып торган автомобиль – “сукыр зона” икәнен кем аңлатырга тиеш? Юл кырыенда туктарга, як-ягына каранырга, сине үткәргәннәренә ышанырга кирәклегенә аны кем өйрәтергә тиеш? Әлбәттә, олылар. Шулай ук машина йөртүчеләр хәрәкәт параметрларын сайлаганда көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкинлеген исәпкә алырга тиеш.
– Тагын бер борчулы тема – мототехника. Питбайклар, квадроцикллар, мотоцикллар. Соңгы өч елда Россиядә мондый техника белән идарә иткән 148 бала һәлак булган.
– Бу уенчык түгел. Бу механик транспорт чаралары, алар белән идарә итү өчен хокук, күнекмәләр, җаваплылык кирәк. 12-15 яшьлек бала физик һәм психологик яктан куркынычны адекват бәяләргә һәм җавап бирергә сәләтле түгел.
2025 елның апрелендә безнең районда 15 яшьлек кыз квадроциклда машина юлына чыга, “Шкода” белән бәрелешә. Кыз каты җәрәхәтләр алды. Аның 12 яшьлек пассажир энесе, һәлак булды. Бу балага, ул әле моңа әзер булмаган килеш, техника руле артына утырырга рөхсәт итү нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Баласын җирләгән әти-әнинең нәрсә кичергәнен күз алдына китерә аласызмы?
Иң яңа очрак, Питрәчтә Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган, мотошлемсыз һәм махсус экипировкасыз 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайкны туктатты. Хәзер питбайк махсус урынга урнаштырылды. Транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган затка тапшырган өчен яшүсмернең ата-анасына карата административ материаллар төзелде.
– 23 марттан 5 апрельгә кадәр “Язгы каникуллар” профилактик чарасы узачак. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны нәрсә көтә?
– Көчәйтелгән рейдлар. Әмма иң мөһиме – рейдлар түгел. Иң мөһиме, моңа аңлап карарга кирәк. Каникуллар – ял вакыты, ләкин бу, тынычланырга кирәк, дигән сүз түгел. Без ЮХИДИда үз эшебезне башкарабыз. Ләкин без һәр йорт янында, һәр юл янында сакта тора алмыйбыз. Балаларның иминлеге – уртак җаваплылык. Әгәр дә бу сөйләшү нәтиҗәсендә бер генә ата-ана баласының иминлек каешын эләктерсә, бер генә машина йөртүче юл аркылы чыгу урынында тизлеген киметсә, бер генә яшүсмер питбайкка утырганчы ныклап уйланса – димәк, бу сөйләшү юкка булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia