Россиядә машина йөртү таныклыгы бирү чикләнгән авырулар исемлеген яңарттылар
Һәр авыруның диярлек төрле формалары бар
2025 елның 1 сентябреннән россиялеләргә автомобиль йөртү тыелган авыруларның яңартылган исемлеге эшли башлаячак. Исемлеккә психик үсешнең гомуми тайпылышларын өстәделәр, шулай ук ахроматопсияне «төс күрү аномалиясе» дигән гомуми төшенчәгә алыштырдылар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
«Психологик үсешнең гомуми тайпылышларына» аутизм, атипик аутизм, Ретт синдромы, Аспергер синдромы һәм кешенең тышкы дөнья белән үзара бәйләнеше бозылу белән бәйле башка охшаш авыруларны керткәннәр.
Табиб-психиатр Дмитрий Стежков сүзләренчә, һәр авыруның диярлек төрле формалары бар - җиңел яки авыр. Мондый диагнозлы кеше исәптә тора, әмма авыруның дәрәҗәсен, шул исәптән транспорт чарасы белән идарә итү өчен рөхсәтне дәвалаучы табиб билгели.
Шулай ук күптән түгел Дәүләт Думасында машина йөртүчеләрнең сәламәтлек торышын контрольдә тоту турындагы закон проектын хупладылар. Хәзер ниндидер начар нәрсәдән шикләнүче теләсә нинди табиб пациентны планнан тыш медицина тикшерүенә җибәрә ала. Әгәр дә табибның борчулары расланса, үзгәрешләр турында ЮХИДИда беләчәкләр, ә тегеләре машина йөртү таныклыгы алу хокукын туктата. Өч ай дәвамында тикшерүдә булмау докторның куркуын раслауга тиң була. Әгәр кабат медицина комиссиясе пациентны транспорт чарасы белән идарә итәргә яраклы дип таныса – машина йөртү таныклыгы кире кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа