Бу хакта ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров искәртте.
Квадроциклда таныклыксыз йөргән өчен 5-15 мең сум штраф, ә мондый төр транспорт чарасы белән балага идарә итәргә биргән өчен 30 мең сум штраф каралган.
«Бүгенге көндә квадроцикл, кар автомобиле – арзанлы техника түгел. Багги якынча 8 миллион сум тирәсе тора, квадроцикл бәясе ярты миллион сумнан да ким түгел, мотоцикл – ярты миллион сум һәм аннан да кыйммәтрәк. Әгәр кеше мондый техника сатып алган һәм кагыйдәләрне боза икән, димәк, ул моның өчен штраф түләрлек хәлдә», – дип билгеләде Кадыйров.
Квадроциклда һәм кар автомобилендә еллык техник тикшерү узмаган килеш йөргән өчен штраф бәясе 500-1000 сум булачак, ә мотошлемсыз йөрүчеләрдән 1 мең сум күләмендә штраф түләтеләчәк, дип өстәде Рәдис Кадыйров.