Вознесение трактыннан йөрү 2048 елга кадәр түләүле булачак
Куркынычсыз хәрәкәт

Вознесение трактыннан йөрү 2048 елга кадәр түләүле булачак

ТР Министрлар Кабинеты карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Казанда Вознесение трактының икенче участогыннан йөрү тагын 24 елга якын – 2048 елның 15 декабренә кадәр түләүле булачак.

Сүз Вознесение трактының Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 трассасына кадәр 7,6 километр озынлыктагы участогы турында бара. Бушлай йөрү өчен альтернатива буларак Мамадыш тракты (озынлыгы – 7,184 километр) файдаланылачак.


БДД