«Халык инспекторы» кушымтасы район юлларында аварияләр санын киметергә ярдәм итә
Бу – безнең юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле рычагларының берсе
“Халык инспекторы” кушымтасы үзен иҗтимагый контрольнең нәтиҗәле коралы буларак танытты инде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә аның роле турында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов сөйләде.

– Илназ Ринатович, укучыларыбызның күбесе “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы турында белсә дә, аннан барысы да кулланмый. Бу нинди корал һәм ул чыннан да авария очракларын киметергә ярдәм итәме, шул турыда сөйләгез әле?
– “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы – безнең юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле рычагларының берсе. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүматны тапшыру коралы, ул хокук бозуларның урынын һәм вакытын автомат рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк. Хокук бозулар турында хәбәрләр килгәндә, вәкаләтле затлар хәбәрдә чагылдырылган барлык хәлләрне, шулай ук мәгълүматларның дөреслеген һәм җитәрлек булуын тикшерәләр.
– Гражданнардан килгән теләсә нинди хәбәр рәсми тикшерү өчен сәбәп буламы?
– Бик дөрес. РФ КоАП нигезендә, гражданнарның административ хокук бозу вакыйгасы булу турындагы хәбәрләре һәм гаризалары эш кузгатуга сәбәп булып тора. “Халык инспекторы” аша җибәрелә торган хәбәрнамәләр шулай ук бу кагыйдәне үти.
– Кушымта аша нинди хокук бозуларны теркәп була? Һәм барлык кулланучыларга да акчалата бүләкләү каралганмы?
– Хәзерге вакытта “Халык инспекторы”на 18 категория хокук бозулар буенча хәбәрнамәләр җибәрергә була. Ягъни сез юлда хокук бозу очрагы күрсәгез, моны фотога, видеога төшереп җибәрә аласыз. Шуларның алтысы буенча чыннан да акчалата бүләкләү каралган. Әлеге чара күп санлы гражданнарны җәлеп итәргә тиеш. Шул рәвешле машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен даими контрольдә тоту эффекты булдырылачак.
– Мөгаен, безнең районда акча эшләргә дә, тәртип урнаштырырга да теләүчеләр табылыр. Әмма кешеләр телефонны руль артында ук куллана башлау куркынычы бар.
– Алай эшләргә ярамый. Руль артында административ хокук бозуларны теркәргә ярамый – бу юлтранспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Исегезгә төшерәм, машина йөртүчегә хәрәкәт иткәндә телефоннан файдаланган өчен РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе буенча 1500 сум күләмендә штраф каралган. Кушымтадан җәяүле яки пассажир булганда гына файдаланырга мөмкин.
– Укучыларыбызга – машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Бу кушымтаны массакүләм куллану гражданнарның хокукый аңын күтәрәчәк, һәм без бергәләп Татарстан һәм район юлларындагы аварияләрне киметә алачакбыз. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырам! Исегездә тотыгыз: юлда куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia