Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

КОТЛАУ

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм физкультура, спорт яратучылар!

Сезне ихлас күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмне күп кенә питрәчлеләр үз бәйрәмнәре кебек кабул итә. Болар - сәламәт тормыш рәвеше алып баручылардан башлап, төрле спорт төрләре белән җитди шөгыльләнүче спортчылар. Бүген физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш алып баруның нормага әйләнүе куандыра.

Гомерен физкультура һәм спорт белән бәйләгәннәргә олы ихтирамымны җиткерәм. Сезнең максатчан, җаваплы булуыгыз, рухи һәм физик ныклыгыгыз нәтиҗәсендә безнең район иң абруйлы ярышларда җиңү яулый. Танылган спортчыларыбыз уңышларын саклап, спортның данлы традицияләрен дәвам итү бик мөһим.

Кадерле дуслар, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, спортта биек үрләр яулавыгызны телим. Спорт белән шөгыльләнү сезгә зур канәгатьлек алып килсен, тормышыгызны кызыклы итсен! Сезгә зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса