Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы үз мәдәниятен «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында тәкъдим итте

Җиңүче ниндидер мәдәни проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сум акча алачак.

Районның иҗат коллективлары Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тәкъдим иткән программа белән чыгыш ясады.

– Җирдә сигез миллиард кеше яши, әмма аларның 62 меңе генә Питрәч районында яшәүләре белән горурлана ала, – дип билгеләп үтте кичәне алып баручыларның берсе Савелий Демидович.

– Монда 36 төрле милләт кешеләре үзара дус-тату яши, – дип өстәде сәхнәгә бик үзенчәлекле рәвештә чыккан район башлыгы Илһам Кашапов.

Моңарчы болай конкурс жюриен гаҗәпләндергән район башлыгы булмагандыр әле.

Мәдәният сараена керү урынында ук чара кунакларын балалар сәнгать мәктәбе оркестры каршы алды. Бу коллективның үзенчәлеге шунда, бирегә төрле музыка уен коралларында уйнаучы төрле башкару әзерлеге булган балалар һәм яшүсмерләр җәлеп ителгән. Бәйрәм кунаклары өчен фойеда зур мәдәни экспозиция әзерләгәннәр, анда аларны милли горефгадәтләр һәм халык һөнәрләре белән таныштырдылар. Кунаклар төрле чәйләрдән, татар ашларыннан, өйдә җитештерелгән сырдан, ит ризыкларыннан авыз итте. Милли костюмнар, чәчәкләр, курчаклар күргәзмәсен карадылар, чүлмәкчеләрнең эшен һәм кашыклар ясау буенча мастер-классны кызыксынып күзәттеләр.

Казан сәхнәсендә иңиңнәр чыгыш ясады. Алар: “Селяне”, “Җәүһәр”, “Чулпы”, “Карамельки”, “Пластилин”, “Гретта” һәм башкалар. Без тагын бер тапкыр районыбызның мәдәният тармагы хезмәткәрләре Валентина Ямщикова, Илнур Хәлимов, Наталья Колыхалова, Ирина Батурина, Илзирә Волкова, Венера Пирожкова һәм башкаларның талантына сокландык. Алар катнашмый калган бер генә чара да, хәтта бер генә чыгыш та, бер генә коллектив та юк. Алар һәрчак туган якларын яратучы һәм үз эшләренә тугры булып калалар.

Бу конкурста Татарстанның барлык районнары да катнаша. Җиңүче ниндидер мәдәни проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сум акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса