Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә рәссам Резеда Йосыпованың күргәзмәсе узачак

Анда 40тан артык эш тәкъдим ителәчәк

«КиноКадр» кинотеатрында рәссам Резеда Йосыпованың күргәзмәсе узачак.

Резеда Заһит кызы - Казанның танылган рәссамы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы. Күргәзмәдә аның 40тан артык эше тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә бик күп кызыклы пейзажлар, натюрмортлар, майлы буяу техникасында ясалган портретлар җыелган. Резеда Йосыпованың соңгы әсәрләре аеруча зур кызыксыну уята - алар милли төсмерне үз эченә алган һәм татар тарихына һәм сәнгатенә багышланган.

Күргәзмә иртәгә, 28 декабрьдә, 16 сәгатьтә эшли башлаячак.

Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса