Бәйгедә район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 12 малай һәм 13 кыз ярышты.

Питрәч районы Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасында район күләмендә “Татар малае-2023", "Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре булып узды.
Катнашучылар үзләре белән таныштыргач, кызлар үзләренең җырга, биюгә булган осталыкларын, малайлар халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрен күрсәттеләр. Бәйгенең "Оста кулда һөнәр бар" дип исемләнгән өлешендә малайлар җеп үрү осталыгында, ә кызларыбыз "Уңган кызлар " этабында пәрәмәч ясап көч сынаштылар.

"Татар кызчыгы-2023" бәйгесе җиңүчесе - районның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Нәргизә Миндубаева, ә "Татар малае-2023" җиңүчесенә Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Азамат Апулов ия булды.