Чара Туган телләр елына багышлана.
Район китапханәчеләре питрәчлеләрне танылган каләм осталары, аларның иҗатлары белән таныштыру өчен даими рәвештә әдәби кичәләр, иҗади очрашулар оештыра. Шуларның чираттагысы Шәле авылы китаханәсендә узачак.
“Иҗатымда – кеше язмышлары” дип исемләнгән иҗади очрашу кунагы - танылган татар язучысы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева.
Әлеге чара 13 апрельдә 15.00 сәгатьтә башлана.
Очрашуга рәхим итегез, хөрмәтле питрәчлеләр!