Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИга тиз һәм нәтиҗәле итеп әзерләнү ысулларын аңлатканнар

Әзерлек дәрәҗәсен анализлап, йомшак урыннарны ачыкларга һәм нәкъ менә шуларга игътибар итәргә кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханнарына озак калмаганлыктан, кем әйтмешли, итәк-җиңнәрне җыеп, әзерлекне көчәйтергә кирәк. Укучыларга имтиханнарга ничек итеп әйбәт әзерләнергә, дигән сорауга җавап табу өчен “Известия” хәбәрчесе “Авито Услуги” белгечләренә мөрәҗәгать иткән.

Иң элек гамәлләрнең төгәл генә планын төзергә кирәк. Бүгенге әзерлек дәрәҗәсен анализлап, йомшак урыннарны ачыклыйсы һәм нәкъ менә шуларга игътибар итәсе.

Шулай ук белгечләр әзерлекне генә түгел, бәлки әле теге яки бу фән буенча биремнәр үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәклеген кисәтә. Шуңа күрә бу мәсьәләдә репетиторга мөрәҗәгать итү әйбәт булачак.
Моннан тыш имтиханнарга әзерләнүнең экспресс-программасын төзү киңәш ителә. Белгечләр әйтүенчә, биремнәрнең беренче өлешендә хаталар җибәрелсә, икенче өлешен чишәргә маташудан мәгънә юк. Программаны җиңел биремнәрдән авырга күчү нигезендә эшләү кирәк.

Шул ук вакытта белгечләр ял турында да онытмаска куша. Ник дигәндә, ял итмичә, гел китап өстендә утыру теге яки белемнәрне үзләштерүгә комачаулый.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса