Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныф укучылары мәктәп белән танышалар, тиздән ул аларның икенче йортларына әйләнәчәк

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, быел март аенда безнең дөньяның асты өскә килде, мәктәпләр ябылды, дәресләр онлайн-режимга күчте. Шуңа да һәркем быел уку процессы ничек башланыр дип шөбһәләнеп көтте. 1 сентябрь көнне районның барлык 17 мәктәбе дә үз ишекләрен ачып укучыларын каршы алды.

Әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде: быел тантаналы линейканы 1, 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен генә үткәрделәр. Мәктәпкә әйләнеп кайту күп кенә укытучыларда борчу тудыра, күпләрне мәктәп укучылары өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча яңа кагыйдәләр борчый. Стеналарда вирусны профилактикалау буенча мәгълүматлар, плакатлар эленгән, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк диләр, балалар да укытучылар белән бергә яңа тәртипләргә җайлашачак. - Һәр сыйныф бер бүлмәдә генә шөгыльләнәчәк, тәнәфесләр сыйныф эчендә генә булачак, ашханәгә бару - яңа расписание буенча, - ди икенче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча
урынбасары Лилия Гатиатуллина. Балалар барысы да мәктәпне сагынган, күбесенең укырга барасы килә. Мәктәп бусагасын әле беренче тапкыр атлап керүче укучылар да сөенә. Самира Булатова хәзер район икенче мәктәбенең 1А сыйныф укучысы, ул бу көнне бик көткән: - Мин тизрәк мәктәпкә барырга теләдем, дусларым Эмиль һәм Злата белән бергә укыячакбыз, шуңа күрә монда күңелле булачак, - ди ул.

Балаларының куана-куана яңа дуслар белән танышуларын күргәч, атааналарның дулкынлануы кими төшә. Гөлнара Блинова кызы Эльвинаны беренче сыйныфка озата һәм мәктәп аның турында кайгыртыр дип өметләнә. - Без башта борчылдык, безнең өчен бу беренче тапкыр, әмма кызыбыз бик шат, бик теләп башка балалар белән аралаша, шуңа күрә хәзер алай ук куркыныч түгел, - диде ул.

 

Фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса