Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Цареводагы «Прогресс» лицеенда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Уку йортында әлегә унберенче сыйныф укучылары юк, бары тик унынчы сыйныф укучылары гына

Торак комплекс кебек үк, мәктәп тә яшь әле. Уку йортын 51 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Тантаналы чара актлар залында бәйрәм шартларында узды. Залга укучыларның ата-аналары, туганнары, дуслары җыелган иде.

Укучыларны котларга Татарстан Мәгариф министрлыгы вәкиле Лилия Сәүбанова, район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин, район мәгариф бүлеге вәкиле Алина Державина килде. Барысы да укучыларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырга һәм абруйлы уку йортларына укырга керүләрен теләделәр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына олылар гына түгел, беренче сыйныф укучылары да мөрәҗәгать итте. Алар өлкән иптәшләренә алга куйган максатларына ирешүләрен, киләчәк тормышларында уңышлар теләделәр, шулай ук аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр.

Югары сыйныф укучылары җырлар җырладылар, традицион вальс биеделәр. Иң тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелнең килеп җиткәне сизелми дә калды, соңгы кыңгырау яңгырады. Күп кенә укучыларның, шул исәптән кунакларның күзләре яшьләнде.

Әйе, туган мәктәбеңнән аерылу бик моңсу, әмма алар монда кайтачаклар әле. Кемдер укуын дәвам итәчәк, кемдер педагог һөнәрен алачак һәм туган мәктәбенә эшкә киләчәк. Башкалары мәктәп елларын сагынырлар һәм уку йортына килеп, һичшиксез, яраткан укытучыларының хәлен белерләр яки сыйныфташлары белән очрашулар оештырырлар.

Мәктәп еллары турында алар бераз соңрак сагынып искә алачаклар әле, ә хәзер аларның бөтен уйлары студент булу, укырга керү турында. Дус кызлар Софья Низамова һәм Варвара Бессонова дизайнер булырга телиләр, шуңа күрә Казан сәнгать училищесына 
укырга керергә булганнар.

– Без инде бишенче сыйныфтан ук дизайнер булырга уйладык. Рәсем ясарга яратабыз, күп әзерләндек, репетиторга йөрдек. Алда безне сынаулар көтә, аларны уңышлы үтәргә һәм студент булырга өметләнәбез, – диде кызлар.

Диана Вәлиева зәркәнче булырга хыяллана, бу һөнәр турында ул беренче ел гына хыялланмый.

– Мәктәптән аерылу бик моңсу, әмма мин булачак һөнәремне сайладым һәм аны алырга омтылам. Бүген монда бик күп кеше килде, барысы да матур, яхшы атмосфера – бүгенге көнне шулай искә алырмын, – диде Диана.

Ата-аналар өчен дә бу көн бик үзенчәлекле. Анна Короткинаның ике кызы бар, кечесе Ева өченче сыйныфта, ә олысы Виктория Вәлиева тугызынчы сыйныфны тәмамлый.


– Бүген безнең өчен дә бәйрәм, әлбәттә, дулкынланабыз. Бер яктан, мин балам белән горурланам, ул мәктәпне уңышлы тәмамлый, икенче яктан бераз моңсу, вакыт бик тиз узып киткән, балалар үсә. Безнең Виктория СанктПетербургтагы уку йортларының берсенә укырга керергә тели, – дип уртаклашты Анна.

Быел районның 96 унберенче һәм 555 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса