Ленино-Кокушкино балалары һәрьяклап үзләренең сәләтләрен күрсәтте
Ленино-Кокушкино авылындагы «Ромашка» мәктәп яны лагеренда җиде көн дәвамында "Тел атналыгы" билгеләп үтелде.
Әлеге атналык бик кызыклы, үтә дә мавыктыргыч үтте. Лагерь җитәкчесе Абдрахманова Назилә балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрледән-төрле кызыксындыру чаралары әзерләгән иде. Атналык кызыклы уеннар, викторина, КВН, квест-уеннарны, конкурсларны үз эченә алды. Үткәрелгән һәр чарада укучылар бик теләп, кызыксынып катнаштылар, үзләренең уңган-булганнарын, талантларын күрсәтергә ашыктылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миндубаева Нурия татар теле көненә багышланган "Мин татар телен беләм!", - дип исемләнгән квест-уен үткәреп, укучыларның ни дәрәҗәдә татар телен белүләрен ачыклады.
Шулай ук, бөек рус шагыйре, драматург, проза остасы А.С.Пушкинга багышланган "Әкиятләр көне" үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чукурова Ольга үз көчен куйды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар, әсәрләре аша театральләшкән номерлар күрсәттеләр. Әлеге көнебез бик җанлы, файдалы үтте.
Безнең мәктәп укучылары спортны да үз итәләр, яраталар. Алар лагерь барышында бик теләп иртәнге зарядканы башкаралар, төрле спорт уеннарында катнашалар. Мәктәбебезнең физкультура укытучылары Чукуров Алексей һәм Галеев Айрат көн дәвамында "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Укучылар 4 командага бүленеп, төрле ярышларда кыюлыкларын, җитезлекләрен, көчле булуларын күрсәттеләр. Укучылар үз командалары өчен җан атып тордылар. Ә соңыннан җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды.
Тел атналыгы "Инглиз теле" көнен дә үз эченә алган иде. Әлеге эш инглиз теле укытучысы Гайфуллина Резидәгә йөкләнгән иде. Укучыларыбыз "Телефон аша инглиз телендә аралашу" бәйгесендә катнашып, сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук инглиз телендә мультфильм да карадылар.
Укучыларга телевизор аша таныш булган җыр конкурсы "Голос дети" үткәрелде. Әлеге чараны башлангыч сыйныф укытучысы Сафиуллина Газимә оештырды. Бу көнне укучылар әзерләнеп килгән иде. Укучыларның күлмәкләре берсеннән-берсе матур, зәвыклы булулары белән аерылып торып, бәйгебезне тулыландырып, ямьләндереп җибәрде. Алар яратып башкарган җырларын тәкъдим иттеләр. Конкурс өч этапта үтте: беренче этапта катнашучылар саны - 18, ә сайлап алу өлешендә беренче турдан икенче этапка бары - 8 конкурсант сайланып алынса, ә өченче этапка бары тик араларыннан иң талантлыларыннан - өч катнашучыны сайлап алырга туры килде. Өченче этапта иң-иңнәреннән сайлап алынган конкурсантларыбыздан: Имамиева Фәридә, Блаченова Оксана, Яруллина Илзирә моңлы тавышлары белән һәркем күңелендә җылы хисләр калдырды. Жюри әгъзалары: Зиннәтова Рената, Гарифуллина Диләрә, Блаченова Анна билгеләнгән иде.
Тел атналыгы кысаларында "Иҗади осталыкларны күрсәтү" көне дә билгеләнгән иде. Әлеге көнне үткәрүне башлангыч сыйныф укытучысы Гарифова Ризилә җитәкләде. Укучылар төркемнәргә бүленеп, хикәяләр, шигырьләр иҗат иттеләр. Бу көнне безгә укучыларның иҗади осталыкларын күрергә насыйп булды.
Әлеге "Тел атналыгы" укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә бик тәрбияви, кызыклы, мавыктыргыч үтте. Балаларга биргән тәрбиябез, хезмәтебез истә калырлык, кирәкле булып, уңай хисләр калдырсын иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа