Питрәчнең рус телле мәктәп укучылары татар телендә сөйләшә башладылар
Безнең районда рус телле мәктәпләр өчен "Мин татарча сөйләшәм" республика конкурс-акциясенең муниципаль этабы үтә.
Питрәч районының җиде мәктәбендә укучылар дәүләт учреждениеләренә, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе объектларына бара, эштә, шулай ук афишаларда һәм элмә такталарда татар телен файдалану тәкъдимнәре белән хат юллыйлар. Шулай ук алар мультфильмнарны татар телендә яңгырата, клиплар төшерә, социаль челтәрдә татар телендә фәнни-популяр тематика буенча язмалар булдыра, татар телендә мәктәп газеталары чыгара. Иң яхшы эшләр республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа